Башкортстан башкаласыннан Украинага сугышка китеп, һәлак булган хәрбиләр саны 500дән артты. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы низагның беренче көннәреннән алып бара.
27 май иртәсенә Уфадан сугышта үлгән кимендә 505 кеше турында билгеле. Бу — ачык чыганакларда табылган сан гына, чынбарлыкта югалтулар саны зуррак булуга охшаган.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан — рәсми белдерүләрдән, социаль челтәрләрдән, сугышка бәйле башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Уфадан сугышта үлүчеләрнең иң зур өлеше — 35-45 яшь арасында (кимендә 142 кеше). Кимендә 127 кеше — 45 яшьтән олырак, һәм кимендә 108 кеше 25-34 яшь аралыгында үлгән. Кимендә 34 егеткә 25 яшьтән әзрәк булган.
Һәлак булучыларның күпчелеге — Русия армиясе белән контракт төзеп китүчеләр. Кимендә 26 кешенең мобилизациягә эләгеп китүе билгеле, әмма хакимиятләр үлгән кешеләрнең мобилизациягә эләгүен ачмаска тырыша, шуңа бу сан тулы түгел.
27 май иртәсенә Азатлык Радиосы Башкортстаннан сугышта үлгән 5798 кеше исемен таба алды. Күрше Татарстанда 5143 кеше турында билгеле.
- Март аенда Украинадагы сугышта Казаннан — кимендә 700, Чаллыдан кимендә 500 кеше үлгәне билгеле булды. Башкортстанда районнардан үлемнәр хәбәрләре шактый ешрак килә, шуңа, Татарстан белән чагыштырганда, эре шәһәрләрдә саннар кечерәк.
- Апрель уртасында Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 10 мең кеше үлгәне билгеле булды. Татарстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,7. Башкортстаннан үлүчеләрнең урта яше — 38,3.
- Русия күләмендә Башкортстан — сугышта иң күп кеше югалткан төбәк.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум