КФУның элекке ректоры, Татарстан Дәүләт Шурасының элекке депутаты Илшат Гафуров 22 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.
Кичә үзенең соңгы сүзендә Гафуров Алабуга эшкуары һәм җирле депутат Айдар Исрафиловның үтерелүенә катнашым юк диде. Исрафилов 1999 елда үтерелде, ул чакта Гафуров Алабуга районы башлыгы иде.
Илшат Гафуров изоляторда 1253 көн утырган, сак астына ул 2021 елның 22 декабрендә җибәрелде. Шулай итеп, 22 еллык сроктан якынча 3,5 ел алыначак дигән сүз.
Адвокатлары апелляциягә дә бирергә җыена, ә димәк, соңгы карар әле үзгәрергә дә мөмкин.
- Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарладылар.
- Былтыр декабрьдә мәхкәмә прокурор үтенечен канәгатьләндереп, аны 2025 елның 20 апреленә кадәр тикшерү изоляторында калдырды.
- Илшат Гафуров озак еллар дәвамында Алабуга мэры булып эшләде. 2010 елда кинәт кенә КФУ ректоры итеп билгеләнде. Аның артында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тора дигән сүзләр күп йөрде. 2012 елда "Новая газета"да күләмле мәкалә дөнья күрде. 2021 елда Азатлык Радиосына биргән әңгәмәсендә мәкалә авторы, журналист Ирек Мортазин аны инде тугыз ел элек тоткарларга тиешләр иде дип белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум