Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт Шурасы комитеты "рәис" сайлавы көнен билгеләде


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан Дәүләт Шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә Комитеты Татарстан президентын сайлау көне итеп 2025 елның 14 сентябрен билгеләде. Ул хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.

Хәзер бу дата Дәүләт Шурасының чираттагы утырышында каралырга тиеш.

Моңа кадәр Татарстанның хәзерге президенты (аны хәзер "рәис" дип атыйлар) ТР башлыгы вазифасына дәгъва кылучы намзәтләргә таләпләрне тәгаенләндерүе канун имзалаган иде. Хәзер бу вазифага РФ территориясендә даими рәвештә яшәүче ватандашлар гына дәгъва кыла ала. Шулай ук, намзәт сайлау көнендә 30 яшен тутырган булырга һәм пассив сайлау хокукына ия булырга тиеш.

Сентябрьдә Татарстанда административ үзәкләрнең вәкиллек органнарына да сайлау узачак.

2023 елда Мәскәү таләбе белән Татарстанның Конституциясе үзгәртелде, элек республика җитәкчесе "президент" дип аталган булса, хәзер аны "рәис" дип йөртәләр.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG