Узган ял көннәрендә АКШның Калифорния штаты Лос Анжелес шәһәрендәге татар һәм башкортлар Сабантуйга җыелган. Аны татар белән башкортны берләштергән "Туганлык" җәмгыяте оештырган. Сабантуй шәһәрнең паркында узган.
Мәйдан берничә өлешкә бүленгән. Кунакларны Башкортстан белән Татарстан хариталары ясалган стенд, ике республиканың байраклары каршы алган. Мәйданда шулай ук тирмә урнаштырылган. Берсе — башкортныкы, икенчесе — татарныкы. Ике йорт эчендә дә ике милләткә хас булган киемнәр, өй әйберләре урнаштырылган. Бу аеруча читтә туып тәрбияләнгән балалар өчен татар һәм башкорт йортлары нинди булган, ни өчен шамаил эленеп торган, сандык эчендә ниләр сакланган, нинди келәмнәр кулланганнар, сөлгеләр ничек чигелгән икәнен күз алдына китерер өчен кирәк дип аңлата оештыручылар. Шулай ук мәйданда татар һәм башкортка хас булган келәмнәр белән бизәлгән фотозона ясалган. Моннан тыш милли эшләнмәләр һәм китаплардан торган сәүдә оештырылган. Сабантуйда катнашучылар әйтүенчә, иң күп сатып алынган китаплар — ул балалар әдәбияты һәм чит илдә фәнни эзләнүләр алып барган галимнәрнең татар тарихы турындагы китаплар.
Сабантуйда шулай ук балалар өчен аерым мәйданчык булган. Табын да корылган.
Бәйрәм ике телдә алып барылган. Ике алып баручы — берсе башкорт, икенчесе — татар, икесе милли киемнән. Бу — соңгы еллардагы Лос Анжелес Сабан туеның күренеше. Бәйрәмне ике милләт вәкилләре оештыра, алар бу бәйрәмгә хуҗа. Әмма башка еллардан аермалы буларак алып баручылар быел еш кына урысчага күчкән дип фикерләре белән уртаклашучылар булды.
— Илдәге Сабантуйда да ул кадәр урыс теле юктыр, алып баручылар да, җырчылар да гел урысчага күчте, гел урыс сүзләрен кыстырып сөйләде. Күңелсез күренеш булды, — диде Сабантуйда катнашучы Фәнис Фәрхетдинов.
Сабантуйда җырчы Рамилә Галәветдинова, Гөлназ Батталова, Алтынай Вәлитов җырлаган, Алсу Вәлитова скрипкада уйнаган. Концерт өлешендә балалар да катнашкан.
Балалар мәйданчыгында нәниләр өчен калфак, түбәтәй, изү ясау, аны бизәү остаханәсе оештырылган. Алар татарча һәм башкортча китап та укыган, әкият тә тыңлаган. Балаларны уктан атарга да өйрәткәннәр. Шулай ук күбесе битенә төрле татар яки башкорт бизәкләрен яки Башкортстан белән Татарстан байракларын рәсем итеп ясаткан.
Сабантуй уеннары да оештырылган. Катнашучылар капчыкта сикерү, йомырка кабып йөгерү, аркан тарту кебек уеннарда катнашкан.
Татарча һәм башкортча биюләр дә оештырылган.
Катнашучыларның күбесе милли киемнән килгән.
Бәйрәмдә Сан-Францискода эшләгән "Aydea" татар кафесының трагы эшләгән. Ул кыстыбый, өчпочмак, чәкчәк, гөбәдия, пәрәмәч һәм башка ризыклар әзерләп саткан. Иң беренче булып кыстыбый белән өчпочмак сатылып беткән, татар ризыкларын чиратта торып алып бетерделәр диделәр Сабантуйда катнашучылар. Шулай ук барысы да мәтрүшкәле чәй, Башкортстанда җитештерелгән бал белән сыйланган.
Сабантуй түләүле, кеше башына керү бәясе — 30 доллар. 14 яшькәчә балаларга керү бушлай. Катнашучыларның саны чама белән 500 кеше булган. Быел Лос Анжелес Сабантуена Сан-Франциско, Сиэттл, Нью-Йорк, Төньяк Каролина, Канададан килүчеләр күп булган.
Сабантуй берничә сәгать дәвам иткән. Бәйрәм күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланган.
Лос Анжелес — татар һәм башкортлар күпләп һәм тупланып яшәгән шәһәр. Биредә элеккеге мөһаҗирләр дә яши, 1990нчы елларда килеп төпләнүчеләр дә күп. Аларга Русия Украинага сугыш башлангач илдән чыгып китәргә мәҗбүр булган яңа татар, башкорт мөһаҗирләре дә кушылды. Ничә татар һәм башкорт яши — төгәл саннар юк.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум