Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне урап узарга күбесенчә Кытай булыша ди


Кытай чикләүләрне урап узуның 80 проценты өчен җаваплы. Ул хакта Германия тышкы эшләр министрлыгының җәмәгатьчелектән яшерелгән хисабында әйтелә. Хисапны Süddeutsche Zeitung газеты һәм NDR һәм WDR телевизион челтәрләре ала алган.

Әлеге документ 20 майда Брүсселдә узган Европа Берлегенең тышкы эшләр буенча утырыш нәтиҗәләрен барлый. Утырышта Русиягә каршы кертелергә мөмкин яңа чикләүләр һәм гамәлдәге чикләүләрнең ни дәрәҗәдә үтемле булуы турында сүз барган.

Хисапка күрә, Европа Берлеге фикеренчә, кертелгән чикләүләр Русия икътисадына зур йогынты ясаган. Яшерен (шәүләдәге) флот белән көрәшүдә зур уңышларга ирешелгән. Европа Берлегенең чикләүләр комитеты башлыгы Дэвид О'Салливан шәүләдәге кораблар еш куллана торган Төркия, Һиндстан һәм Малайзия портларына карата да санкцияләр кертергә тәкъдим иткән.

Брүссел Русиягә өченче илләр аркылы башкарыла торган экспортны да азмы-күпме чикли алган, диелә. Сүз бигрәк тә Әрмәнстан, Сербия, Үзбәкстан һәм Һиндстан кебек илләр турында бара. Шул ук вакытта Казакъстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Төркия кебек илләр белән авырлыклар әле дә бар.

Документта Русиягә карата кертелгән чикләүләрне урап узу белән көрәш эшендә Европа Берлеге АКШ ярдәменә инде өметләнми дип язылган — бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр уңышсыз килеп чыккан.

О'Cалливан санкцион режим буенча Европа Берлеге белән АКШ арасында бернинди уртак контактлар юк дигән. G7 илләренең дә бу мәсьәләгә кагылышлы хезмәттәшлеге янәсе "динамикасын югалткан", диелә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG