Ул Русиядә террорчы оешма булып танылган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп 17 елга колониягә утыртылган иде. Сизиковның иреккә чыгарылуын "Тюремный адвокат" каналы яза. Канал Красноярски төбәгендәге Минусински шәһәр мәхкәмәсенең карарына сылтана.
2020 елның 7 июленнән тома сукыр ир-ат, беренче төркем инвалид өй сагында булган. 2024 елның 14 сентябрендә ул кулга алынды. Җәзаларны башкару федераль хезмәте (ФСИН) тома сукырлык колониядә булуга комачаулый торган сәбәпләр исемлегендә икәненә сигез ай узгач кына игътибар иткән.
Март аенда Сизиковны Красноярскига тикшеренүгә алып барганнар. Табиблар аның тома сукыр булуын раслаган, өченче дәрәҗәдәге һипертониясе дә бар дигән һәм аны иреккә чыгарырга өндәгән. Сизиковның әнисе Красноярскидагы хастаханәдә аңа мөнәсәбәт "кешечә, кешелекле" булган дип сөйләгән.
Александр Сизиковка теләктәшлек белдереп Мәскәү өлкәсендә яшәүче сукыр активист Оксана Осадчая берничә тапкыр төрле пикетларга чыкты. Ул тома сукыр кешене төрмәгә утыртуны "җафалау" дип тасвирлаган иде, колониядәге хокуклары да бозыла дигән иде: Сизиковка аңа килгән хатларны да, сукырлар өчен ясалган махсус язу-сызу әсбапларын да бирмәгәннәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум