Accessibility links

Кайнар хәбәр

Келлог: Трамп, Путин һәм Зеленский Женевада очрашырга мөмкин


Кит Келлог
Кит Келлог

АКШ президенты Доналд Трампның махсус вәкиле Кит Келлог Трамп, Путин һәм Зеленскийның уртак очрашуы Женевада булырга мөмкин дип белдерде.

Ул хакта Келлог Fox News телеканалы эфирында хәбәр итте.

Келлог сүзләренчә, АКШ украин ягыннан сугышны туктату мәсьәләсе буенча шартлар исемлеген инде алган, хәзер Русия ягыннан да шушындый ук меморандум көтелә.

"Президент Трамп бер атна элек президент Путин белән сөйләшкән вакытта русияләр меморандум әзерләрбез диделәр. Мин аны шартлар исемлеге димен. Менә шулай солых төзүгә дә барып җитербез. Украин ягыннан мондый документ алдык инде. Хәзер шушындый ук документ Русия ягыннан кирәк", — диде Келлог.

Шулай ук, аның сүзләренчә, хәзерге вакытта өч лидерның Швейцариядә очрашу мөмкинлеге тикшерелә.

"Без очрашуны Ватиканда уздырмакчы идек, әмма русияләр анда барудан баш тартты. Өч лидер: президент Трамп, президент Путин һәм президент Зеленский очраша алырдай башка урынны карыйбыз — ул Женева булырга мөмкин, әлеге шәһәрдә документны килештереп сугышны туктата да алабыз", — ди ул.

Әлеге өч яклы саммитның булачаган рәсми рәвештә башка затлар әле расламады.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG