Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамара Эйдельманга каршы "фейклар" турында яңа җинаять эше ачылган


Тамара Эйдельман
Тамара Эйдельман

Тарихчы һәм педагог Тамара Эйдельманга карата Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылган. Ул хакта хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтанып "Новости" дәүләт мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык язганча, яңа җинаять эше Эйдельманның Telegram-каналындагы посты аркасында ачылган. Нинди пост икәне турында хәбәр ителми.

Эйдельман хәзерге вакытта Русиядә яшәми.

Аңа каршы моңарчы нацизмны аклау буенча инде ике җинаять эше ачылган иде.

Педагог үзе бу җинаять эшләре узган елның маенда чыккан "Урланган Җиңү көне" видеосы аркасында ачылган дип уйлый. Әлеге видеода тарихчы 9 майга багышланган "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" дәресен анализлый. Эйдельман әлеге роликта Русия хакимиятләре "Җиңү көнен сугышта һәлак булганнарны искә төшерү өчен түгел, ә яңа сугышны данлау максатларында куллана" дип сөйли.

2022 елның сентябрендә хакимиятләр Эйдельманны "ят агентлар" исемлегенә кертте. Мәскәү хөкемдарлары педагогка административ маддә нигезендә берничә тапкыр штраф салды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG