Бу таләпне Кремль Украинадагы сугышны тәмамлауга багышланган сөйләшүләр вакытында яңгыраткан дип яза Reuters агентлыгы.
Сүз НАТО альянсына Украина, Грузия, Молдова һәм элекке СССРның башка республикаларын кертмәү турында бара", – дип яза Reuters Русиядәге чыганакларына сылтанып.
Reuters мәгълүматынча, Мәскәү шулай ук Украинаның нейтраль статусын таләп итә. Моннан кала, Русия теләгәнчә, Украинадагы урыс телле халык якланырга, Көнбатыш керткән кайбер чикләүләр юк ителергә, Русия Үзәк Банкы активлары кире кайтарылырга тиеш.
Әгәр дә Көнбатыш лидерлары Владимир Путин шартларын кабул итмәсә, Русия "украиннарга һәм Европа халкына сугышны туктату эшенең гаять авыр булганын тагы да зуррак хәрби җиңүләр белән күрсәтергә тырышачак", диелә. Бу сүзләрне Reuters агентлыгының Русиядәге чыганакларның берсе әйткән дип хәбәр ителә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум