Аналитиклар Украина кораллы көчләренең Русия һөҗүменә ни дәрәҗәдә каршы тора алуын фаразлый.
Владимир Путин ел азагына кадәр аның гаскәре Украинаның саклану сызыгын җимереп, илнең Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен тулысынча контрольгә алачагына ышана. Бу хакта аноним чыганакка сылтанып Bloomberg агентлыгы хәбәр итте, янәсе әлеге "чыганак" Русия президентының "фикерләү рәвеше белән таныш".
Русия гаскәре хәзерге вакытта Украинаның берничә өлкәсендә һөҗүм алып бара. Хәрби аналитиклар Донецки өлкәсендәге Покровски һәм Константиновка янында күпсанлы һөҗүмнәр турында яза. "Алар төп юнәлеш итеп сайлаган Покровски, Лиман, Новопавловски юнәлешләрендә тотрыклы һәм даими рәвештә алга барырга тырыша", — дип белдерде Украина кораллы көчләренең "Хортица" гаскәрләре төркеме вәкиле Виктор Трегубов.
Русия гаскәре шулай ук Покровскиның көньягыннан да алга чыгып, Днепропетровски өлкәсенең чигенә барып җитәргә тырыша.
Русия хәрби каналлары ил гаскәрләре Новониколаевка авылы янында алга китеп Днепропетровски өлкәсе чикләренә чыккан ди. Интернетта Украинаның ике өлкәсе чигендә Русия хәрбиләре утырган джип фотосы таратыла. Шулай да, фронттагы вазгыятьне күзәтеп баручы DeepState украин проекты русияләр Днепропетровски өлкәсенә кадәр барып җитмәгәннәр ди. Әлеге проект мәгълүматынча, юлда ватылып калган пикап — украиннарныкы: төнлә аңа Русия диверсантлары үтеп кергән, ләкин соңрак аларны үтергәннәр. Бу вакыйгалар Троицкое торак пунктында булган. Русия бәреп кергән дигән хәбәрләрне Днепропетровски өлкәсе администрациясендә дә кире кагалар. "ФЕЙК бу! Бу "яңалык" та, аны сурәтләүче фото да. Алар чын түгел. Моны безнең төбәктә яшәүче халыкта коткы таратыр өчен дошман махсус эшли, паника тудырып, вазгыятьне тотрыксызландырырга тырыша", — дип язып чыкты Днепропетровски өлкәсенең хәрби администрация башлыгы Сергей Лысак.
Русия кампаниясенең тагын бер юнәлеше — Украинаның төньяк-көнчыгышы. Сумы өлкәсендә барган сугыш — Донецки өлкәсендәге вазгыять белән чагыштырырлык.
Көньяктагы хәлләр
Азатлык Радиосы Украин хезмәтенең "Новости Приазовья" дигән медиасы Көньякны саклау көчләре тараткан хәбәрне китерә: Запорожье өлкәсендәге фронтта вазгыять катлаулана. Украин хәрбиләре вәкиле Владислав Волошин Русия гаскәре Орехов юнәлешендә алга барырга тырыша, әмма бу уңышсыз, ди.
Запорожье өлкәсендәге фронт янында яшәүче халык та Русия һөҗүмнәрен арттырган дип белдерә. "Новости Приазовья" Новопавловски бүлгесе старостасы Сергей Герусның сүзләрен китерә: "[Русияләр] коралның барлык төрләрен дә куллана. Дроннар аеруча зур куркыныч тудыра. Алар сивил халык, машиналар артыннан оча. Алар бөтен нәрсәне диярлек контрольдә тота, авылга кадәр дә очып җитәләр. Соңгы вакытта һөҗүмнәр күбәйде. Вазгыять шактый катлауланды".
Херсон өлкәсенең уң яр районнары да Русия һөҗүмнәреннән зыян күрә. Хәрби администрация вәкиле Александр Толоконников "Новости Приазовья"га соңгы вакытта һөҗүмнәр саны арткан дип сөйләде: "Украин хәрбиләре оккупантларны сул ярда юк итеп тормаган булса, алар артиллериясен, миномётларын, дрон рассчётларын чыгарып Херсонга тәүлек әйләнәсе атып утырган булыр иде... Безнең хәрбиләр аларга Днепр ярында урнашырга ирек бирми".
Херсон ягына чыгар өчен, Русия хәрбиләренә Днепрны басып алырга кирәк, ди Толоконников, ә моның өчен күбрәк ресурс кирәк. Мондый һөҗүм оештырсалар, Русия гаскәре бик зур югалтуларга дучар булачак: "Елганы кичәр өчен хәрби көчләре безнекенә караганда минимум 10 тапкыр зуррак булырга тиеш. Алар моңа йә әзер түгел, йә андый ресурслары юк".
Хәрби күзәтүче Денис Попович исә "Новости Приазовья"га биргән интервьюсында Херсон һәм Запорожье юнәлешләре быел җәен Русия хәрбиләре өчен төп юнәлеш булмаячак диде: "Анда тыныч булыр димим. Бәлки, алар безнең гаскәрләрне башка төп юнәлешләрдән алырга тырышыр".
Попович Русия гаскәрләре Запорожье өлкәсенең үзәген дә яулап алырга тырышырга мөмкин дип саный. "РФ армиясе хәзер Васильевка янында. Бәлки, дошман моннан файдаланып, кирәкле биеклекләрне яулап, үзенең хәлен яхшыртырга теләр. Запорожьены хәзерге вакытта яулап алу мөмкин түгел... Запорожье өлкәсендә Русия гаскәре хәзерге вакытта алай ук күпсанлы димәс идем".
Донецки һәм Сумы өлкәләрендәге хәлләр
Попович фикеренчә, Русия гаскәренең төп тырышлыклары Донецки һәм Сумы өлкәләре белән бәйле булачак: "Торецки, Часов Яр, Константиновка — менә шушы өчпочмакны күз уңында тотар идем. Покровскига һөҗүмнәр дәвам итәчәк, Сумщинада да дошман алга китәргә тырышыр. Харьков өлкәсе юнәлешендә дә гаскәрләре туплана, диләр. Бәлки, алар Харьков өлкәсе төньягындагы басымны арттырырга тели. Шулай да, минемчә, төп вакыйгалар Константиновка тирәсендә булачак".
Әлеге белгеч фикеренчә, төрле медиалар язган Мәскәүнең дүрт өлкәне яулап алырга тырышуы реалистик түгел: "Часов Яр өчен сугыш инде елдан артык дәвам итә. Торецки өчен елга якын сугышалар, шәһәр тулысынча шулай ук әле яуланмаган. Покровскига үлем җәзасын узган елны ук имзалаганнар иде, ләкин шәһәр тулысынча Украина армиясе контролендә — әлбәттә, анда вазгыять катлаулы".
Украин хәрби белгече Игорь Романенко "Настоящее время" телеканалына биргән интервьюсында Русия гаскәре шактый алга киткән дип әйтергә җирлек юк диярлек дип белдерде: "Аларга куелган максат — 100 метрга булса да алга барырга. Шуннан бу "алга китеш"тән хәрби-сәяси вакыйга чыгарып була: янәсе, карагыз әле Русия гаскәре чираттагы өлкәнең территориясенә барып җиткән. Русиягә Украина җирләренә алга таба үтеп керер өчен вакыт кирәк. РФ Конституциясенә кертелгән дүрт өлкәне басып алуны легитимлаштыру өчен тырыша алар. Хәтта Луһански өлкәсендә дә бу максатка 100%ка ирешә алмадылар, ә бит ул өлкәнең күбесен Русия хәрбиләре яулап алган. Монда күбрәк хәрби түгел, ә хәрби-сәяси аспект мөһим. Шулай да, Русия гаскәрләренең Днепропетровски өлкәсенә таба чыга башлаулары — дөрес".
Романенко Русия гаскәре Украинаның дүрт өлкәсен дә тулысынча ала алуында шикләнә:
"Өч көндә — Киев, өч атнада — Украина яки Днепрга кадәр барып җитү. Русия корып куйган хәрби-сәяси планнар бар һәм аларны чынга ашыру дигән әйбер бар. Әйе, Сумщинада сугышлар дәвам итә: анда Русия гаскәрләре дүрт торак пунктны яулап алган, тагын өчесендә алга китәргә тырыша".
Әлеге материалның оригиналын Азатлык Радиосының Урыс хезмәте сайтында укыгыз.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум