АКШ президенты Путин белән мөнәсәбәтләре һәрвакытта да яхшы булган, әмма РФ президенты белән "нәрсәдер булган" дип яза.
"Ул тәмам җүләргә әйләнгән! Ул кирәкмәгәнгә бик күп кешене үтерә, һәм мин хәрбиләр турында гына әйтмим. Ракетлар һәм пилотсыз очкычлар Украина шәһәрләренә бер сәбәпсез җибәрелә" дип язган Трамп.
Трамп, әгәр дә Путин бөтен Украинаны яулап алырга теләсә, бу "Русиянең җимерелүенә" китерәчәк дип тә өстәде.
Шул ук вакытта Ак йортның хәзерге башлыгы Украина президенты Владимир Зеленскийны да тәнкыйтьләп чыкты.
"Аның авызыннан чыккан һәр сүз проблемнар гына китереп чыгара, һәм бу миңа ошамый. Бу хәлләр бетсен иде" дип язган Трамп.
АКШ президенты журналистларга Русиягә карата яңа чикләүләр кертү мөмкинлеге турында уйланам дип тә белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум