Accessibility links

Кайнар хәбәр

C4ADS төркеме: Русия Иран дроннары өчен алтын белән түләгән


Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зона территориясе. Архив фотосы
Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зона территориясе. Архив фотосы

Русия Иранның Sahara Thunder ширкәтенә Shahed-136 дроннары өчен түләү рәвешендә 1,8 тонна алтын күчергән. Дроннар Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында җыелган. Моны ике як арасында төзелгән контракт нигезендә Вашингтонда урнашкан C4ADS тикшеренү төркеме ачыклаган, дип яза "Агентство" медиасы.

2023 елның 16 мартында Иран заводы белән "Алабуга" арасында төзелгән документта сүз 1 788 402,2 грамм алтын тунында бара. Бер грамм өчен — 58,32 доллар дигән сүз. Шушы килешү белән 2023 елның 5 апреленә караган контракт та бәйле: аңа күрә Иран ягына 2 067 795,9 грамм алтын җибәрелергә тиеш булган. Әмма ул алтын чыннан да җибәрелгәнме-юкмы — анысы билгеле түгел.

Алтынны куллану аркасында яклар доллар операцияләрен уратып уза алган — бу операцияләргә АКШ финанс министрлыгы керткән чикләүләр комачаулый алган. Тикшерүчеләр фикеренчә, түләүнең мондый ысулы анонимлыкны да гарантияли.

Шулай да, "Алабуга" фәкать алтын белән генә түләмәгән. Кимендә бер тапкыр Иран дроннары өчен Русия ягы Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең дирхәмнәре белән Дубайдагы банк хисабына да акча күчергән булган. Бу эштә Әмирлекләрнең ирекле сәүдә зоналары кулланылган: алар салым ташламаларын, активларны гадирәк ысул белән хәрәкәт иттерү мөмкинлеген вәгъдә иткән.

Моннан кала, чикләүләр кертелгән Иран структураларының шулай ук криптовалюта да куллануы мөмкин. Моны Иранның тагын бер ширкәте — SAS компаниясеннән җибәрелгән электрон хатлар дәлилли. Әлеге ширкәткә карата да АКШ чикләүләр керткән иде. 2023 елның мартында Иранга Беларус президенты Александр Лукашенко килә, SAS беларус ягына һава аланы хезмәтләре өчен Tether криптовалютасы белән түләү мөмкинлеген тәкъдим итә.

Дроннарның төп транзит урыны Ирандагы Әмирабад порты була. Шуннан йөк Хәзәр диңгезе буйлап Дагыстандагы Махачкала портына китерелә, ди тикшеренү авторлары.

Татарстан белән Иран яклары бер-берсенә кунакка да килгән булган. Мәсәлән, 2022 елның ноябрендә "Алабуга" вәкилләре Иранга килгәч, махсус икътисади зона белән Sahara Thunder арасында төп килешү төзелә. 2023 елның мартында Иран ягы Русиягә килгәч исә, хезмәттәшлек тагы да киңәя, алтын китертү турында да килешенә.

АКШ Sahara Thunderга каршы чикләүләрне — Иран саклану министрлыгына теләктәшлек күрсәтүе һәм Русиягә дроннар китерү эшендә катнашуы өчен — 2024 елның апрелендә кертә. Кушма Штатлар әлеге ширкәт Иранның хәрби структураларына бәлйе, Русия, Кытай һәм Венесуэлага корал җибәрү белән шөгыльләнә дип саный.

Иран реестрларына күрә, чикләүләр кертелеп берничә ай узганнан соң, Sahara Thunder ликвидация процедурасын башлап җибәргән, әмма аның урынына яңа юридик структура да барлыкка килергә мөмкин, дип яза WP.

"Алабуга" узган елны "Шахед" дроннарын җитештерү эшен икеләтә арттырган. 2024 елның беренче тугыз аенда Алабугада 5760 данә Shahed-136 иран дроны җитештерелгән. Чагыштыру өчен: 2023 елда нибары 2736 шушындый дрон җитештерелгән булган.

"Шахед" ("Герань-2") дроннарын җитештерүче "Альбатрос" ширкәте 2024 елда 955 млн сум керем алган: бу 2023 ел белән чагыштырганда — 61%ка күбрәк.

  • 2023 елның җәлендә "Протокол" басмасы һәм "РЗВРТ" YouTube-каналы журналистлары "Алабуга Политех" көллияте студентларын "Шахед" дроннарын җитештерүгә җәлеп итәләр дип хәбәр иткән иде. Шушы студентларның күбесенә әле 18 яшь тә тулмаган булган. Шулай ук, "Алабуга Политех" дроннар ясау эшенә Африка илләреннән дә студент кызларны җәлеп итә, диелде. Кайберәүләре безне "коллыкта тоталар" дип белдерде.
  • Дроннар җитештерү эшендә Иран белән Русиянең уртак эшләр башкаруы Русия Украинага "Герань-2" дроннары белән һөҗүм итә башлагач билгеле булды. Журналистлар Русиянең "Герань-2" дроннары чынлыкта Иранда ясалган "Шахед" дроннарының үзгәртелгән версиясе диде. Русия дә, Иран да моны инкарь итте.
  • "Протокол" үткәргән тикшеренү ике ил арасында килешүләр барлыгын раслады. Иран Русиягә дроннар китертә дигән документ барлыгын журналистлар үзләренең чыганакларына сылтанып дәлилләде; шушы документны Русиянең ул чактагы саклану министры Сергей Шойгу имзалаган диелде. Шушы ук чыганак соңрак әлеге документ Владимир Путинга да имзалауга бирелде дип ышандырды. "Протокол" Иран белән төзелгән контракт 115-130 млрд сумга төшкән дип язды.
  • 2024 елның 2 апрелендә [Украина ягы җибәргән] дроннар "Алабуга" махсус икътисади зонасына һөҗүм итте. Җиде кеше, шул исәптән ике яшүсмер яраланган дип хәбәр ителде.
  • Узган елны Украина күзләве Татарстандагы "Шахед" дроннары өчен детальләр сакланган келәтнең юк ителүе турында хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG