Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Русия илнең саклану министрлыгына киберһөҗүм оештырган ди


Дҗон Һили
Дҗон Һили

Британиянең саклану министрлыгы Русия белән бәйле һакерлар, журналистлар булып кыланып, министрлык хезмәткәрләренең электрон тартмаларын ватып керергә тырышкан дип белдерә. Һөҗүм уңышлы булмаган дип хәбәр итә Sky News.

Фишинг хатларының беренче дулкыны журналист сораулары рәвешендә оештырылган булса, икенчесе — финанс төсмер алган булган һәм ачылган компьютерларны түләүле файллар алмашу урынына җибәрә торган булган, дип яза Sky News.

Һөҗүмне бер сәгать эчендә ачыклаганнар. Ул Русиянең RomCom һакерлар төркеме белән бәйле, диелә.

Һөҗүм турында илнең саклану министры Дҗон Һили Британиянең Русия һәм Кытай кебек дошман булып саналган илләргә каршы кибермөмкинлекләрен арттыру карарын кабул итүеннән соң билгеле булды. Мондый карарны Британия хакимияте үзенең саклану сәясәтен үзгәртү кысаларында кабул иткән иде.

"Сугышны алып бару ысуллары үзгәрә. <…> Клавиатура да сугыш коралына әйләнгән", — ди Һили.

Аның сүзләренчә, Британия хәрбиләре ясалма фәһем системнарына һәм һакерлар белән көрәшү хезмәткәрләренә бер миллиард фунттан артык акча тотарга җыена. Һөҗүм операцияләре яңа Кибернетик һәм электромагнит командалар ярдәмендә башкарылачак, шулай ук, ясалма фәһем нигезендә эшләнгән "юк итү челтәре" дә кулланылачак, диелә.

Узган атнада Британиянең Милли кибериминлек үзәге Fancy Bear төркемен 10 мең видеокамерага тоташуда гаепләде. Әлеге төркемне Русиянең хәрби күзләве белән бәйлиләр. Лондон сүзләренчә, Русия һакерлары Европа Украинага җибәрә торган кораллар агымын күзәтеп тора алган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG