Ул хакта ВВСның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары хәбәр итә. 30 майга өч елдан артык дәвам итә торган шушы сугышта Русия ягыннан кимендә 110 608 кеше һәлак булган, диләр.
Журналистлар бу санны ачык чыганаклардан (соцчелтәрләрдәге постлардан, бастырылган кайгынамәләрдән) җыеп бара. Русия хакимиятләре үлемнәр санын яшерү сәбәпле чын сан тагы да зуррак булырга мөмкин.
Русия төбәкләрендәге саннарга килгәндә исә, төрле төбәкләрдә вазгыять төрле. Мәсәлән, Алтай белән Тывада яшәүче ир-атларның сугышта үлү мөмкинлеге — Мәскәү ир-атлары белән чагыштырганда — 30-40 тапкыр зуррак. Шул ук вакытта Алтай Республикасында сугышта һәлак булган ирләрнең яртысы диярлек Украинадагы сугышка үзләре теләп киткән. Тывада исә һәр дүртенче һәлак булган ир-ат сугышка төрмәдән киткән булган.
Шулай да, сугышта иң күп кешесен югалткан төбәк — Башкортстан. Азатлык Радиосы ачыклаганча, бу республикадан Украинада кимендә 5798 кеше һәлак булган. Татарстаннан кимендә 5143 кешенең үтерелүе билгеле.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум