Латвия Сеймы парламент бинасында депутатларга фәкать латыш телендә генә сөйләшүне билгели торган регламентны өченче укылышта кабул итте. Алар шулай ук гражданнар һәм урыс телле медиалар белән аралашканда да латыш телен кулланырга мәҗбүр, дип яза LSM.
Яңа төзәтмәләргә күрә, Сейм бинасында чит телне куллану канунны бозу булып саналачак. Дисциплинар чараларны ил парламентының этика комиссиясе хәл итәчәк, диелә.
Май уртасында Латвия парламенты мәктәп укучылары һәм студентларга урыс телен икенче чит тел буларак өйрәнүдән баш тартырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте. Урыс теле урынына Латвия мәктәпләрендә дүртенче сыйныфтан башлап Европа Берлеге илләренең бер теле яки халыкара килешүләрдә теркәлгән телләрнең берсе өйрәтеләчәк.
Латвия хакимияте әлеге адым яшьләрне гомумъевропа мәгариф даирәсенә җәлеп итәргә һәм Европа Берлегенең рәсми телләрен өйрәнүгә этәрүгә ярдәм итәчәк дип саный.
Латвиядә 1,8 млн кеше яши. Халыкның 34,6%ы өйдә урысча аралаша.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум